Самара өлкәсе, Татарстанның Башкортстан белән янәшә районнары, Башкортстанның төньягы, Удмуртия җирләрендә өермә яки торнадо килеп чыгуы мөмкин.
Тверь өлкәсендә бәла-казалар сәбәбе булган салкын атмосфера фронты бүген, 4 августта, Татарстан һәм Идел буеның башка төбәкләре өстендә «эленеп» торачак, бу торнадо барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы хезмәткәре Евгений Тишковец кисәтә, дип хәбәр итә ТАСС.