Синоптиклар көннәрнең җылынуын фаразлый. Янгын чыгу куркынычы арта, шул сәбәпле урманнарга керүне чикләргә кирәк. Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Белгечләр һавадан да, җирдә дә урманнарның торышын күзәтә.
Көннәрнең җылытуы, көчле җил исү янгыннар чыгу куркынычын арттырды. Урманнардагы коры үләннәр дә янгыннарга сәбәп булырга мөмкин.
Урманчылар янгыннардан сакланырга чакыра, белешмәләр тараталар.
Әгәр ут чыга калса, аны тиз арада күрерп, сүндерү чараларына керешү зарур. Белгечләр көн саен урманнарда патрульлек итә. Һавадан да, җирдә дә. Һәр команданың үз маршруты.
Урынга янгын сүндерү бригадасы ярты сәгатьтә килеп җитә. Патруль хезмәткәрләре вакытны әрәм итмичә, янгынны үзләре сүндерүгә керешә.
Урман янгыннарының төп сәбәбе — табигатьтә учак кабызу.Территорияләрдә тыю игъланнары эленеп торса да, ял итүчеләр аларга игътибар итми.
Проблеманың чыганагы-кешеләрнең җавапсызлыгы. Кагыйдә бозучыларга штрафлар салына яки җинаять җаваплылыгына тартылалар.
Ия Кислицына, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.