Чыгарылышыбызны һава торышыннан башлыйбыз. Бүген 28 нче декабрь. Республиканың көнбатыш районнарында кар яварга мөмкин. Көндез һава температурасы 6-11 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
Иртәгә, 29 нчы декабрьдә Татарстанда кар һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Һава температурысы 3-8 градуска кадәр суыта.
Синоптиклар фаразлавынча, 30 нчы декабрьдә һава торышы үзгәрмәячәк. Ә 31 нче декабрьдә исә, бераз кар явуы ихтимал. Яңа ел төнендә +1 градуска кадәр җылы булачак; кар, урыны белән яңгыр да явачак дип искәртә метеорологлар.