Бүген 16 нчы ноябрь. Синоптиклар безгә, атна буена салкын һава һәм кар вәгъдә итә.
Бүген исә, аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Төнлә урыны белән кар явуы ихтимал.Көндез һава температурасы -2,-7, төнлә -5-10 градуска кадәр салкын булачак. Шулай ук башкалабыз Казанда һава шартларын исәпкә алып, юлларны карап тотуның кышкы режимына күчтеләр. Хәзер ишегалдында кар җыюга заявканы, башкала халкы «Минем Казан» исемле телеграм каналында калдырырга мөмкин. Ә дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә кичектермәстән сезонлы кышкы резинага күчәргә киңәш итә.
Гомүмән, Ноябрь ае — көз белән кыш очрашкан ай. Элекке заманнарда аны хәтта “яшь боз ае”дип тә атаганнар. Ничек кенә булмасын, без бүген карлы, суык кышның хакимлек итүен көтәбез.