Казанлыларга җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасын үзгәртү буенча үз фикерләрен кертергә тәкъдим итәләр. Шәһәр халкының тәкъдимнәре автобус, троллейбус, трамвай һәм юл –транспорт боҗралары бәйләнешен яңа маршрут челтәрен әзерләгәндә исәпкә алына. Халыкның тәкъдимнәрен Транспорт комитеты 1-нче августка кадәр Казан Мэриясе сайтында кабул итә