Узган атнада ике көнлек онлайн саммит узды, анда Россия Президенты Владимир Путин катнашты. Саммит Җир көненә багышланды. Фикер алышуның төп темалары: атмосферага парник газлары чыгаруны киметеп, глобаль җылынуының тискәре нәтиҗәләрен бетерү. Россия галимнәре әлеге проблема белән көрәшү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итәргә әзер. Шуларның берсе — илдә дистәләгән карбон полигоны булдыру. Әлегә Россиядә алар җиде. Сигезенчесе Татарстанда барлыкка килергә тиеш. Тулырак алдагы репортажда.
Табигатькә күпме углекислый газ бүлеп чыгаруын белү өчен һәр үсемлекнең, агачның җир сулышын аерым үлчәргә кирәк. Тере агачлар кислород чыганагы булса, коры, кипкән үләннәр зарарлы газлар чыгара.
Казан федераль университеты галимнәре аресеналында-экспресс-лаборатория бар. Агачларның биомассасын үлчи, аларга ничә яшь һәм бу елларда атмосфера өчен күпме зарарлы газ туплавын билгели. Шул рәвешле без сулый торган һаваны чистарта.
Казаннан ерак түгел Астрономия обсерваториясе янында катнаш урман урнашкан. Татарстанда карбон полигоны мәйданчыгы булдыру өчен иң кулай урын. Мондый полигон атмосферада зарарлы газларының торышын күзәтү өчен кирәк.
Бу чыршының биеклеге-28 метр. Бу урмандагы иң югары агач. Ә кагыйдәләр буенча, парник газларын үлчи торган каланча иң биек агачтан биш метрга югарырак булырга тиеш. Шуңа күрә нәкъ менә шушы чыршылар буенча исәп-хисап ясала да инде.
Республикада тагын Алабуга районында, «Буревестник»студентлар базасы янында карбон полигоны урнаштыру күздә тотыла. Татарстанның шул өлешендә нефть чыгару интенсив, димәк, табигатькә зыян да аз түгел.
Киләсе адым — карбон фермалары төзү. Анда, агачлар үстереләчәк, алар зарарлы газлар белән яхшырак көрәшә. Шнда ук авыл хуҗалыгын алып барыла. Уңыш та югары, парник газлары да кими.
Климатны яхшырту проблемасы белән эколог- биологлар гына түгел, математика, физика белгечләре дә шөгыльләнәчәк. Бу проектка Татарстанда илледән артык галим җәлеп ителгән.
Бу эш фән һәм идея өчен генә түгел. КФУда карбон фермалары алга таба бюджетка табыш китерер дип планлаштырыла.
Әлеге эшнең тагын бер уңай ягы: КФУ хезмәткәрләре белән студентлар яңа җиһазларда белем ала. Ә университет планетаның климатын саклап калу буенча дөньякүләм әһәмияткә ия проект белән эшли.
Ләлә Зәйнуллина, Инна Данилова, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.