Татарстан музыка мәктәпләренә, “Мәдәният” илкүләм проекты буенча 106 млн сумлык уен кораллары алынды.Республиканың 14 белем бирү учрежденисенә дә, яңа музыка уен кораллары кайтарылган.
Шулай ук республикадагы 8 авылда мәдәният йорты төзелгән һәм Чаллыда курчак театрына капиталь ремонт ясалган. Бу хакта Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны күзәтеп торучы Республиканың Икътисад министрлыгы хәбәр итә.
Шулай ук үткән ел Татарстанда илкүләм проектлар буенча гомум белем бирү, музыка һәм спорт мәктәпләре, медицина учреждениеләре, урман хуҗалыкларының матди-техник базалар ныгытылды, аларга кирәкле җиһазлар алынды. Республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Быел әлеге максатларга тагын 23 миллиард сум акча тотарга җыеналар.