Сибгат Хәким -Сибгат Таҗи улы Хәкимов, күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.
Шушы көннәрдә генә Казан Фидераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Бу кырлар, бу үзәннәннәрдә минем, үзем генә белгән җырлар бар”-дип исемләнгән кичә булып узды. Ул Сибгат Хәкимнең тууына 110 еллыгына багышланды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында
“Бу кырлар, бу үзәннәннәрдә минем, үзем генә белгән җырлар бар”-дип исемләнгән кичә Сибгат Хәкимнең тууына 110 еллыгына багышланды һәм ул яшь буында бик зур кызыксыну уятты.
Күренекле шагыйрь, публицист, җәмәгать эшлеклесе Cибгат Хәкимнең иҗат юлын, әлбәттә, иң беренче чиратта киләчәген укытучы профессиясенә, әдәбият, сәнгать юлына багышлаган кешеләр белән өйрәнү бик урынлыдыр.
Сибгат Хәким — халык иҗаты, халык җырлары һәм Тукай поэзиясе традицияләре җирлегендә яза башлаган шагыйрьләрнең берсе. Аның беренче шигырьләре утызынчы еллар башында«Совет әдәбияты» журналы һәм «Кызыл яшьләр» газетасы битләрендә дөнья күрә һәм бөтен гомерен шушы юлдан тайпылмыйча, иҗат итүгә багышлый.
Фәннур Хәсәнов, Илдар Гәләветдинов Татарстан яңалыклары.