Татарстан Рәссамнар берлеге оештырган “Туган як киңлекләре” исемле проект турында хәбәр иткән идек. Шушы көннәрдә генә утыздан артык рәссам Пенза өлкәсеннән кайтып төште. Бу хакта тәфсилләбрәк сөйләү өчен, без бүген студиягә проектның җитәкчесе, Татарстанның халык рәссамы — Мөдәррис Минhаҗевны чакырдык. “Актуаль әңгәмә” сәхифәсен журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.