Коронавирус йогышы чигенми. Роспотребнадзор оешмасы мәгълүматлары буенча, өлкән яшьтәге һәм хроник авырулы кешеләр чиргә тиз бирешә, аларга аеруча сак булырга кирәк. Ә хастаханәләрдә авыруны йоктыручыларны ничек дәвалыйлар? Кызыл зонада табибларның тынгысыз хезмәте турында киләсе язмада.
Саклагыч киемне 10 минутта киеп бетерергә кирәк. Киемдә бер генә ачык җир да калмаска тиеш. Шәфкать туташлары миллиметрына кадәр скотч белән ябыштырып чыга.
Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә керәбез. Монда районнардан килгән пациентларны кабул итәләр. Бу палатада илле яшьне узган өч ир — ат ята. Бер авыруны шәһәрдән китергәннәр — барысы да тән температурасы югары күтәрелүдән, кан басымыннан башланган, томография үпкәнең 25 проценты зарарлануын күрсәткән.
Бу палатада Балтачтан ир белән хатын дәвалана. Хатын гел догалар укый, быел ураза тотарга җыенган. Йогышны бетерү өчен көн дәвамында препаратлар кабул итәргә кирәк.
Һәр палатада өчәр кеше. Бу катта тернәкләнү узучылар, алар өчен иң авыры артта калган. Шулай да иркен итеп сулыш алалмыйлар. Кирәк чакта кислород битлеге кулланалар.
Тернәкләнү бүлегендә ятучыларның үпкәләре ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган. Күбесе симерү, пневмония, йөрәк авыруларыннан интегә, ковид йогышы аларга куркынычлы. Шикәр диабеты белән авыручыларга бигрәк тә кыен.
Кызыл зонадан соң ординатор бүлегенә керәбез, табиблар авыруларны даими тикшереп тора. Пациентлар өчен дә, үз сәламәтлекләре өчен дә борчылалар.
Вирусны җиңүгә ныклы адымнар ясалды -вакцина ясатучылар көннән-көн арта. Сәламәтлекне саклау өчен, көндәлек саклану чараларын үтәү дә мөһим.
Алмаз Хәкимов, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклар.