Тау чаңгысы спорт төрләре экстремаль ял яратучыларны ешрак җәлеп итә. Яңа ел каникулларында Кукмарадагы тау чаңгысы комплексында берничә мең кеше булды.
Әлеге комплекс 1983 елда Татарстанда беренчеләрдән булып төзелгән. Ә 90нчы елларда базаны профессиональ трассалар белән җиһазлаганнар, тиешле инфраструктура да булдырылган. Тау чаңгысын яратучылар арасында Татарстан вәкилләре генә түгел, ә күрше Удмуртия һәм Киров өлкәсендә яшәүчеләр дә бар. Туристик индустрия күзлегеннән чыгып. комплексны республиканың Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов бәяләде. Ул спорт объектының мөмкинлекләре белән кызыксынды. Җирле тренерлар фикеренчә, биредә тау чаңгысы спорты төрләре елдан-ел популярлаша бара.