25 нче июньдә Республикада бишенче тапкыр «Шомбай-фест» халыкара курчак театрлары фестивале башлана. Ул 2 нче июльгә кадәр дәвам итә.
Фестиваль дәвамында 14 спектакль күрсәтелә.
Казанга Беларусь һәм Азәрбәйҗан театрлары да килүе котелә. Шулай ук, фестиваль кысаларында «Әкият» татар дәүләт курчак театры үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә.