Россиядә өлешчә мобилизацияләүгә резервтагы 300 мең кеше эләгәчәк. Эш этаплап башкарыла. Бу хакта гражданнарга мөрәҗәгатендә РФ Саклану министрлыгы башлыгы Сергей Шойгу игълан итте.
«Шуны әйтәсем килә, бу бер тапкыр булачак эш түгел, бу – планлы рәвештә башкарылачак эш, – дип билгеләп үтте ул. – Ягъни монда бар кешене дә берьюлы алу өчен киң колачлы эш каралмый».
Искәртеп узабыз, бүген РФ Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация үткәрү турында игълан итү турындагы карарны имзалады.
***
Махсус хәрби операциягә срочниклар һәм студентлар җибәрелми. Илнең мобилизацион ресурсы 25 миллионга якын кеше тәшкил итә, россиялеләрнең бер проценттан артык өлеше мобилизацияләнергә тиеш: алар – хәрби хезмәттә булып кайткан кешеләр, хәрби учет белгечлеге, хәрби тәҗрибәсе булганнар, дип белдерде саклану министры Сергей Шойгу. РИА Новости шул турыда яза.
«Нәкъ менә запастан. Алар армияне беркайчан да күрмәгән һәм аның турында ишетмәгән кешеләр түгел, бу – а) хәрби хезмәттә булып кайтучылар; б) хәрби учет белгечлеге, ягъни кораллы көчләргә бүгенге көндә кирәк булган белгечлеге булган кешеләр, в) сугыш тәҗрибәсе булганнар», – диде ул «Россия 24» телеканалына биргән интервьюсында.
Ул югары уку йортлары студентларын мобилизацияләү турында «сүз бармый һәм бернинди шартларда да бармаячак» дип өстәде. Хәрби операция зонасына хәрби хезмәтне үтәүче солдатларны (срочникларны) да җибәрмәячәкләр, дип билгеләп үтте Шойгу.