Россия Президенты Владимир Путин шимбә көнне олимпиячеләргә дәүләт бүләкләре тапшырачак һәм алар белән аралашачак, дип хәбәр итте журналистларга дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков, дип хәбәр итә РИА Новости.
Тантана Кремльнең Екатеринбург залында узачак.
«Президент Георгий залында Олимпия чемпионнары белән аерым аралаша», — дип өстәде ул.