Казанда автоинспекторлар контроль-тикшерү пунктында бер машинаны туктаткан. Санкт-Петербургта яшәүче 41 яшьлек шофер хатын-кыз белән Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек пассажирның нык борчылып, үзләрен шикле тотуларын сизенәләр. Шәхси әйберләрен тикшерергә тотыналар. Ике пистолет һәм 400 патрон табыла. Полиция бүлегендә тоткарланучылар патроннар һәм коралны Чебоксардагы яшерен урыннан Уфага алып баруларын әйтәләр. Пистолетлар хәрби патроннарга яраклаштырылган, җинаять эше кузгатылды.