Экология министрлыгына шикаятьләр саны бу ике ай эчендә ике тапкырга арткан. Бу мәгълүматлар министрлар кабинетында узган брифингта әйтелде.
Татарстанда санитар-экологик ике айлык барышында экологлар тарафыннан ачыкланган 8 мең хокук бозуның 70 процентын чүплекләр тәшкил итә. Барлыгы 5,5 мең рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган. Чүп өемнәре өчен татарстанлылар ике миллион ярым штраф түләгән.
Атмосферага зарарлы матдәләр чыгару темасын да күтәрделәр. — Иң кискен проблемалар арасында — Салават Купере торак комплексындагы һава, Химическая урамындагы чүплекне бетерергә кирәк, дип билгеләде министр. Сәнәгать предприятиеләренә килгәндә, зарарлы матдәләр азрак чыга.