Бу көннәрдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында 9 нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция – «Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укулар” булып узды. Тулырак алдагы язмада.
Әлеге гамәли – конференция тугызынчы ел рәттән үткәрелә. Моңарчы элеге гыйльми җыен Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород шәһәрләрендә уздырылса, менә инде 2 нче ел рәттән Татарстанның башкаласында «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы белән бергә оештырыла. Быел конференөиядә 15 тән артык катнашучы чыгыш ясады. Биредә төрле темалар яктыртылды. Элҗмира Сәйфетдинова Алтын Урда юнәлешен өйрәнүче хезмәткәр булырак, әлеге теманы тамашачыларга яктырты.
Чыгыш ясаучылар төрле галимнәрнең эшчәнлеген яктырты, кайбер мәглүмат күпләр өчен яңалык булырак та яңгырады. Конференөия фикер алышу, алдагы елга планлар төзү белән тәмамланды. Динә Нәҗметдинова, Искәндәр Төмәнев.