«ШАЯН ТВ» каналы эшли башлаганга өч ел. Шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең концертлар залында бәйрәм концерты үтте. Шаян балачак иленнән Мөршидә Җиһан репортажы
Менә ул милләтебез киләчәге. Берсеннән –берсе иҗади, талантлы балаларны бирегә “Шаян ТВ” каналы җыйды.
Мәрьям Җаппарова
“Шаян ТВ” каналының алып баручысы
Бәйрәм барышында каналның тарихы , бик күп төрле сәхифәләре, берсеннән–берсе кызыклы проектлары турында балалар бик үтемле итеп җиткерде.
“Мин татарча сөйләшәм” дип аталаган әлеге җыр “Шаян ТВ” үткәргән конкурста иң әйбәте буларак бүләкләнгән иде. Гомумән концертта, күбесенчә, балалар каналы оештырган фестиваль-конкурс финалистлары чыгыш ясады.
Әминә Әхмәтҗанова
Файдалы икәнлеген алар әле яши-яши аңлар. Араларында бәлки “Шаян ТВ” тәэсирендә ил җитәкчеләре дә үсеп җитәр.
Ришат Төхфәтуллин
җырчы, Татарстанның атказанган артисты
Әмма сүз белән генә булмый гамәл кирәк. Бу җәһәттән Ришат Төхфәтуллин “Шаян ТВ”га гел ярдәмгә әзер. “Сәйлән” конкурсы җиңүчесе Камил Вәлиевкә вокал дәресләре укыта.
Камил Вәлиев
“Сәйлән” конкурсы җиңүчесе
Шаян ТВ дип аталса да максаты җитди. Татар телен популярлаштыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларны татар телен өйрәнүгә кызыксындыру. һәрхәлдә “Шаян ТВ”ның каналы белән бер үк көнне ачылган сайтларында шулай язылган.
Айдар Фәйзрахманов
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты
Кирәк икәнлеген “Шаян ТВ” Каналының Дәү әти һәм Дәү әнисе дә бик яхшы аңлый.
Әлфинур Хисами
“Шаян ТВ” каналының “Дәү әни”се
Наилә башкарган “Дәү әни” җыры быелгы “Балачак җыры” конкурсның жюри әгьзасы Разил Вәлиевкә дә ошаган.
Разил Вәлиев
Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе
Марат Әхмәтов җитәкләгән татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Шаян ТВ” каналы “Балачак җыры”, “Мин татар баласы” дип аталган конкурслар оештырды. Аның нәтиҗәсе сәхнәдә дә күргәзмәдә дә ачык чагылды.
Марат Әхмәтов
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе
Балалар каналының тарихы әле языла гына башлады. Тамырлары тирән булмагач нәтиҗә чыгарырга да иртәрәк . Әмма шунысы бәһәссез ул эзләнүдә, аның үз тамашачысы бар.
Мөршидә Җиһан, Дамир Мөхәммәтханов. Татарстан яңалыклары.