“Шаян ТВ” балалар каналына ике ел. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән ачылган канал кыска гына вакыт эчендә нәниләрнең якын дустына, сердәшенә әйләнде. Тапшыруларны смартфоннан сайт аша дөньяның төрле төбәгендә карап була. Кызыклы, мавыктыргыч проектлар лаеклы бәяләнә. Быел канал “ТЭФИ” милли телевизион премиясенең финалы дипломын яулады.
Алты дистә елдан артык телевидение тарихы булган республикабыз өчен “Шаян ТВ”ның ачылуы яңа чорны башлап җибәрде. Өлкән буын кешеләре, их безгә мондый бәхет тәтемәде шул дип, оныклары өчен сөенеп туя алмыйлар. Барысы да, үзебезчә татарча бит. Димәк, тел югалмый, саклана, үсештә.
Тиктормас, күп белергә, кызыксынучан малай Шаян, тәрбияле, үрнәк кыз Биби, Мияу атлы песи баласы, Маэмай кушаматлы робот-эт – нәниләрне үз артларыннан ияртәләр. Ә алып баручылар –балалар үзләре.
20дән артык оригинал тапшыру әзерләнә. Җиде меңгә якын мультфильм, төрле жанрдагы тапшырулар төрле телләрдән татарчага тәрҗемә ителгән. Балалар өлкәннәр ярдәмендә нинди генә проектлар уйлап тапмыйлар, нинди генә образларга кермиләр!
Каналда быел беренче тапкыр “Балачак җыры” бәйгесе узды. Иң яхшы җырларга клип төшерелде. “Сәйлән” фестивале дә балаларның күңелен яулады. “ШАЯН ТВ” каналы ишекләре һәр балага ачык. Ана телен камил өйрәнү, зур иҗатка чуму өчен теләк кенә кирәк.
Фәнис Мөхәммәтов, Ринат Сәхипгәрәев, Татарстан яңалыклары.