Тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләп килүче беренче балалар каналы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты “Шаян ТВ” га 5 ел. Шул уңайдан “Шаян ТВ” хезмәткәрләре “Татмедиа” бинасында матбуган конференциясе уздырды. Әлеге чараны үз хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов та күреп кайтты.
Бу чара, республикабызның мәдәни тормышында мөһим вакыйга буларак, меңләгән сәләтле балаларны бер мәйданчыкка җыя, — дип башлап китте сүзен Рәмилә Сәхабетдинова.
Концерт программасында тамашачыларга көтелмәгән яңалыклар да әзерләгәннәр. “Сәйлән” телевизион җыр фестивале җиңүчеләре башкаруында яңа җырлар, талантлы башкаручылар һәм ”Балачак җыры” балалар җыры бәйгесе клипларының примьералары күрсәтеләчсе.
Бәйрәм чарасында “Сәйлән” телевизион җыр фестивале җиңүчеләрен бүләкләргә җыеналар. Алар татар эстрада йолдызлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар.
Әлеге чарада “Шаян ТВ” каналының “Шаян балалар” тапшыруы алып баручысы Әнвәр Хәертдинов та катнашты. Ул үзенең иҗади эшчәнлеге белән дә таныштырды. Оештыручылар очрашу кысаларында ел дәвамында башкарган эшкә йомгак ясады, яңа проектлар, яңа сезонга планнар турында да сүз булды.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина, Искәндәр Төмәнев Татарстан яңалыклары.