Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында эшләп килүче Якшәмбе мәктәбе кебек милли мәдәният учаклары Россия күләмендә берничә генә. Әлеге мәктәптә төрле милләт балалары ата-ана, әби–баба телен, милләтенең асылын өйрәнә. Ә ни дәрәҗәдә өйрәнгәннәрен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан балалар көненә багышланган бәйрәмдә күреп кайтты.
Әнә шулай Хаял Ибадов улына Әзербайҗан халык биюен кабатлата, улы Асланны сәхнәдә чыгыш ясарга әзерли.Зәйнәп белән Аслан туган телләрендә бәйрәм белән котлый. Ә бүгенге бәйрәм Төркиядә Милли бәйсезлек һәм “Балалар көне” нә багышлап үткәрелде.
Төркиядә зур күләмле бәйрәм буларак үткәрелгән балалар һәм милли мөстәкыйльлек көне ел саен Казанда да милләтара дуслык чарасы буларак уза.Балаларны бәйрәм белән Белоруссия, Үзбәкстан, Венгрия, Казахстан дәүләтләренең рәсми вәкилләре котлады.
Балаларның һәрбер чыгышы ихлас,зур горурлык хисе белән башкарылганы сизелеп тора.
Шатлык өләшүче бәйрәмне әзерләүдә нәкъ менә Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең өлеше зур.
Татарстанда һәр милләт үзен үз илендәге кебек хис итеп яши икән, димәк аларга тиешле шартлар тудырылган. Төркиянең Казандагы консуллыгы һәм Халыклар Дуслыгы йорты оештырган Балалар көне бәйрәме шуның бер чагылышы.
Мөршидә Җиһан, Владимир Юрков. Татарстан яңалыклары.