Буадагы туган якны өйрәнү музеенда якташлары, рәссам Шамил Нигъмәтнең күргәзмәсе ачылды. Тантаналы ачылышта рәссамның туганнары, Буа якташлыгы вәкилләре, район җитәкчелеге катнашты.
Авыл тормышы, авыл кешеләре һәм күптөрле төсләр палитрасы — Шамил Нигъмәт рәсемнәренең үзенчәлеге булып тора. Бүген туган якны өйрәнү музеенда рәссамның картиналары күргәзмәсе ачылды. Катнашучылар арасында Шамил Нигъмәтнең хатыны Рафидә Нигъмәтуллина да бар иде.
Рәфидә Нигъмәтуллина, Шамил Нигъмәтнең хатыны: “Ул бар нәрсәне дә рәсемгә төшерә иде. Пейзаж, сюжет картиналары да ясый иде. Бигрәк тә туган ягының табигатен яратып ясады. Портретларны да яхшы ясый иде. Нәрсәгә тотынса да, чын сәнгать әсәре тудырды”
Күргәзмә Шамил Нигъмәтнең тууына 70 еллыгына багышлана. Рәссам Буа районының Килдураз авылында дөньяга килә. Автор күп эшләрен үзенең туган ягында язган.
Шамил Нигъмәт 2004 елда вафат була. Аның мирасы — Казан, Европа һәм Американың шәхси коллекцияләрендә, музейларында саклана торган йөзләгән картиналар. Автор җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнгән.
Илнур Сираҗиев, ТР Рәссамнар берлеге рәисе: “Җәмәгать эшлеклесе булгач кешеләр белән күп эшләргә туры килде аңа. Барысын да йөрәге аша үткәрә иде. Янып эшләде. Башлаган күп эшен төгәлләргә өлгерми калды. Шулай да балаларына һәм безгә шундый зур мирас калдырды”
Шамил Нигъмәтнең гаиләсе Буа районына кырыкка якын картина бүләк итте. Киләчәктә Килдуразда рәссамның музей-йорты ачарга планлаштыралар. Бу вакытка кадәр картиналар район музеенда сакланачак.
Люция Әхмәтҗанова Буа туган якны өйрәнү музее директоры: “2008нче елда Буа туган якны өйрәнү музеенда аның беренче күргәзмәсе ачылды. Бүген инде икенче рәсем күргәзмәсе оештырылды. Биредә авторның 40 картинасы тәкъдим ителгән. Аларның барсын да Шамил Нигъмәтнең гаиләсе алып кайтты”
Картиналар күргәзмәсе март ахырына кадәр эшләячәк. Рәссамның иҗат җимешләрен теләгән һәркем карый ала.
Алсу Сәмигуллина, Сирин Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.