Бүген илебез гадәттән тыш хәлләрне кисәтү системасына нигез салучы Шамил Каратайга, исән булса, 75 яшь тулган булыр иде.
Аннан башка медицинаны да, Татарстанның сәламәтлек саклау тарихын да күз алдына да китереп булмый. Чернобыль Атом электр станциясендәге авария, Әрмәнстанда җир тетрәү, башка җитди һәлакәтләр Шамил Каратайны илдә гадәттән тыш хәлләрдә тиз арада җавап бирү системасын булдыруга этәрде. 1991 елның июлендә Республика ашыгыч медицина ярдәме үзәге ачыла, ул 1994 елдан башлап һәлакәтләр медицинасы үзәге буларак билгеле.
90 нчы еллар ахырында күренекле табибның, галимнең һәм оештыручының хезмәте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының реабилитация системасы нигезен билгели. Республика башкаласының бер урамы аның исеме белән аталды.