Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә шагыйрь Ямаш Игәнәйне искә алу кичәсе узды. Быел аңа 85 яшь тулган булыр иде. Күренекле шәхеснең иҗат юлы белән тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштыра.Мәдәни үзәк, керәшеннәр әйтмешли Җәкәү җорты ул кичәдә җыр-моң гамьле сүздән гөрләп торды.
Шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәйнең чын исеме Ананий Малов. Шигриятны аны Хәсән Туфан үзе алып килгән дип искә алды чыгыш ясаучылар.Ямаш Игәнәйне искә алырга килүчеләр башта аның иҗатына багышланган күргәзмә белән танышты.
Тумышы белән Ямаш Игәнәйнең Сарман районы Ләке авылыннан.
Бүгенгә бездән һәйкәл ич
Үзебез төзегән КамАЗ,
Үзебез салган шәһәр дип яза бер шигырендә Игәнәй.
Ул «Чулман-Идел» (хәзерге көндә «Шәһри Чаллы») газетасында эшли, озак еллар «Аргамак» журналында бүлек мөхәррире вазифасын башкара.
Әтиләрен искә алу кичәсендә Артур белән Светлана да катнашты. 1981 елда чыккан беренче китабы «Сәфәр чыгам» шигырьләр җыентыгы. Публицистик жанрда язылган «Бәддога» дигән китабы да басылып чыга. Ямаш Игәнәйгә «Һай бу адәмнәрнең кыйланмышы» исемле циклы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк бирелгән иде. 1992 елда ул «Керәшен сүзе» газетасына нигез сала.
Кичәдә Людмила ханым да Ямай Игәнәйнең балалар өчен язган шигырен сөйләп, артистлык таланты белән шаккаттырды. Хәер, кичәдә катнашкан һәркемнең чыгышы бик тәэсирле булды. Шагыйрьнең әле кульязма буларак калган бер бәйләм шигырьләре бар. Киләчәктә аларны да бастырып чыгарырга ниятли кичәне оештыручылар.
Мөршидә Җиһан, Татарстан яңалыклары.