Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Шагыйрь мәхәббәте» спектакле тагын бер кат тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Сәбәбе дә күркәм. Операны иҗат иткән Резедә Ахиярова белән Ренат Харисның быел юбилей еллары. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Габдулла Тукайга багышланган әсәрне икесе дә Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә ия шәхесләр иҗат итүе дә үзенә күрә символик мәгънәгә ия. Беренче тапкыр сәхнәгә 2006 елда куелды. Монда шагыйрьнең мәхәббәте, тормышындагы кайбер мизгелләр чагылыш таба. Ренат Харис үз либреттосында Тукай биографиясендәге фактларны файдаланган, шуңа күрә дә әсәр табигый, җанлы килеп чыккан.
Ренат Харис-татар, рус, башкорт, чуаш, белорус, инглиз телләрендә алтмышка якын китап авторы. Илледән артык поэма язган, аларның күбесе опера, балет, ораторий, кантатлар, теле — һәм радиоспектакльләргә әверелгән. Шагыйрь озак еллар инде Татар опера һәм балет театры белән хезмәттәшлек итә.
Ренат Харис Татарстанның халык шагыйре, Россия Дәүләт премиясе һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты
Әсәрләре белән татар музыка сәнгатен баетуга зур өлеш керткән Резедә Әхиярованың җырларынан, гомумән музыкасыннан ихласлык бөркелә.
Резеда Ахиярова Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты
Спектакльнең эчтәлеге мәхәббәт темасы белән генә чикләнми. Операда бөек татар шагыйренең бөтен йөзе сурәтләнгән, аның тормышының аерым мизгелләре, Тукайныңҗади казанышлары чагылдырыла.
Ахмед Агади Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты
Тукай партиясен башкарган өчен Әхмәт Агади «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Россиянең «Алтын битлек» Милли театраль премиясе лауреаты исеменә лаек булды. «Шагыйрь мәхәббәте» спектакле театрның зур иҗади уңышларының берсе булып тора. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге опера инде 15 ел сәхнәдә уйнала, димәк авторлар гына түгел , спектакльнең дә юбилее.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары