Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтовның концерты булып узды. Әлеге тамашаны безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов һәм Александр Решеткин да күреп кайттылар.
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Әсхәт Хисмәт озак түгел генә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм өстенә бәйрәм,-дигәндәй, Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе дә олуг юбилеена бүләк булгандай, артистның олуг хезмәтенә тагын бер бәя булды. Театрда җырчы артист булуын һәм җырчылар премиясен алуын дәлилләп дигәндәй, әлеге чара оештырылды.
Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы 1952 елның 1 гыйнварында Татарстанның Әлки районы Түбән Әлки авылында туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнә ягымлыгы һәм эчке йомшаклыгы белән аерылып торган төрле характердагы рольләрне башкара. Җырлау сәләте бар, шуңа да күбесенчә музыкаль геройларны уйнаучы артист.
Концертта театр оркестры белән берлектә спектакльләрдән җырлар һәм популяр халык җырлары башкарылды. Оркестрның баш дирижеры — Данияр Соколов булды. Әлбәттә, маэстро, Фоат Хәмит улы Әбүбәкеров скрипкачы-музыкант, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының театр оркестры дирижеры, тамашаны зурлап чыгыш ясады. Залны тутырып килгән Әсхәт Хисмәтнең иҗатын яратучы күп санлы тамашачылар, һәр чыгышны ихластан кабул итте.
Фәннур Хәсәнов, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.