«Шәрыкъ базары Казанда» икенче халыкара милли мәдәниятләр фестивале соңгы тамашасы үтеп тә китте. Әлеге фестивальнең Гала концерты Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылды. Анда бик күп илләрдән, төрле төркемнәр, аерым башкаручылар, дәрәҗәле кунаклар катнашты. Тулырак хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов язмасында.
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы фестивальнең һәр чарасын киң колач белән каршы алды. Чираттагысы да тулы заллар белән дәвам итте. Сәламләү сүзе белән чара кунакларына Татарстанның мәдәният министры мөрәҗәгать итте.
«Шәрыкъ базары Казанда» фестивале Кытай, Төркия, Мисыр, Иран, һәм дөньяның башка илләреннән бик күп дәрәҗәле кунакларны җыйды. Быел 24 илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән 40 тан артык милли мәдәният вәкилләре чара мәйданчыкларында үз талантларын, осталыкларын һәм эстрада сәнгатенә мәхәббәтләрен күрсәтте.
Без бер-беребезгә рух, эш, мәдәният аша көч бирергә тиешбез. Безнең максатлар, фикерләү, эшләр берләштерә.
Без бу фестивальдә катнашуыбызга бик шатбыз. Без бию тәкъдим итәбез, һәм ул Россия белән Һиндстан арасындагы дуслыкны ныгытыр дип ышанабыз.
Фестиваль иҗади һәм оештыру ягыннан югары дәрәҗәдә узды, шулай ук якын, тугандаш халыклар арасында ныклы мәдәни күпер булдырды. Фестивальнең Татарстанда уздырылуы символик булуы ассызыкланды, чөнки республикада төрле милләт халкы дус һәм тату яши.
Чара программасы 7 көнгә тәгаенләнгән иде. «ЯЛЛА» төркеме концертлары, Башкортстан мәдәнияте көне һәм Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт тамашасы. Алага таба фестивальдә яшь башкаручылар бәйгесен уздыру турында да тәкъдимнәр булды.
Фәннур Хәсәнов, Алия Галиуллина. Искәндәр Төмәнов, Татарстан яңалыклары.