«Шәһри Казан» газетасына 30 ел тулды. Газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров фикеренчә, бүгенге көн укучысы басма газетадан матурлык эзли. Матурлык тудырырга тырышып эшләгән газета журналистлары белән хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина аралашып кайтты.
И Казан, моңлы Казан, дәртле Казан, ә 30 ел элек без Шәһри Казан дип тә әйтә башладык. Республикада әлеге исемдә газета чыга башлады. 90 нчы елларда «Шәһри Казан» җәмгыятебез үсешенең катлаулы чорында шәһәр газетасы буларак формалаша. Яңа басмага фатиханы татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бирә. Ул вакытта шәһәр мэры вазыйфасын башкарган Камил Исхаков ай саен газетага килеп үзе дә җыелышларда катнаша. Газетаның беренче мөхәррире итеп Хәлим Гайнуллин билгеләнә.
Тормышның үз законнары. Редакция хезмәткәрләре, составы да үзгәреп тора. Төрле елларда газетада талантлы журналистлар, язучылар эшли. Гәрәй Рәхим, Әхәт Гаффар, Шамил Рәкыйпов, Ризван Хәмид, Госман Садә, Мөдәррис Әгъләмов, Айрат Садыйк, Таңчулпан һәм башка бик күпләр. Йөз еллык тарихы булган басмалар белән чагыштырганда, 30 яшьлек юбилей күп тә түгел. Әмма газета өчен бу – зур вакыйга.
Радик Сабиров “Шәһри Казан” газетасы редакторы
Традицияләр һәм заманча журналистика үрнәге, өлкән буын һәм яшь каләм осталары, рәсми караш һәм халыкчанлык – болар бар да “Шәһри Казан” да бар. Бу чор эчендә газета аякка басты, үз йөзен булдырды, редакция коллективы һаман эзләнә, укучыларын яңа табышлары белән куандырырга тырыша. Аның сәхифәләреннән һәрвакыт Шәһри Казан нуры балкып, даны еракларга күренеп торсын.Казанда милли басмаларны сату автоматларында беренче булып «Шәһри Казан»ның бетүе дә хезмәт коллективының эш нәтиҗәсе.
Шамил Садыйков «Татмедиа» АҖ генераль директоры
Журналистика тарихында агач утырту гадәте электән бар. Татарстан Журналистлар берлеге урнашкан бина каршындагы скверда “Шәһри Казан”ның үз агачы бар иде. Хәзер «Татмедиа» бинасы янында «Шәһри Казан» аллеясы барлыкка килде. “Шәһри Казан” газетасының юбилеен үзенчәлекле уздырасылары килгән. Шуңа күрә дә 30 сентябрьдә утыз төп чыршы утырту идеясе туа.
Агачларны урманга яисә Кабан күле буена утыртырга уйлаганнар. Ахыр чиктә «Татмедиа» генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» аллеясын «Татмедиа» бинасы янында булдыруны тәкъдим иткән.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хамидуллин Татарстан яңалыклары