Башкалабызда халыкара “Шәрык базары Казанда” дип исемләнгән төрки эстрада фестивале гөрләп узды. Фестиваль быел икенче тапкыр үткәрелде. Чарада төрле төрки илләрдән, Россия төбәкләреннән килгән иҗат коллективлары, артистлар чыгыш ясады. Берничә буын белеп үскән данлыклы “Ялла” анамбленең татар җырларын да башкаруы, тамашачыларны әсир итте. Бәйрәм тантанасыннан Динә Нәҗметдинова репортажы.
Фестивальга килгән тамашачыларны күңелгә үтеп керерлек музыка белән каршы алдылар, шулай ук биредә төркихалыкларның милли бизәкләрен кулланып чигелгән хатын-кыз киемнәрен, мыенса, алка, бҗеләзек ише бизәнү әйберләрен күрергәhәм сатып алырга була, барлык теләүчеләр “Шәрык базары” фотозонасы янында үз иленең әләмен тотып фотога төшү мөмкинлеге дә бар иде
“Шәры кбазары” фестиваленә узган ел нигез салына һәм кыска вакыт өчендә ул төрки халыклар яшәгән һәр илдә, hәр төбәктә кызыксыну уята. Казанда барлыкка килгән өр-яңа фестиваль Россиядә яшәүче төрки халыкларның гына түгел, ә диннәре, телләре hәм гореф-гадәтләре уртак булган күп кенә төрки дәүләтләрнең дә мәдәниятен бер сәхнәгә туплады. Фестивальнең максаты –халыклар арасындагы мәдәни багланышларны, дуслыкны ныгыту, милләтара хезмәттәшлекне үстерү.
Бүгенге көннең вазгыятенә карамастан, әлеге фестиваль халыкларның бердәмлеген күрсәтә. Биредә 20 илдән һәм Россия төбәкләреннән килгән төрки телле башкаручылар тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән таң калдырды. “ Казанда Шәрык базары” проекты Татарстан Республикасы Президенты һәм Россия Президентының Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән Рәшит Ваһапов фонды тарафыннан уздырылды.