Башкалабызда 2 атна эчендә вакцинацияләүнең мобиль пунктларында 3 меңнән артык кеше прививка ясаткан.
Исегезгә төшерәбез, мобиль пунктлар метро станцияләре янында эшли. Шәһәрдә яшәүче 4 мең кеше грипптан привика ясаткан. Сәламәтлек саклау идарәсендә әйтүләренчә, һава шартлары прививка ясатырга теләүчеләргә мөмкинлекләр бирә. Шулай ук яшәү урыннарындагы поликлиникаларда, Җиңү проспектындагы сәүдә үзәгендә, ә төнлә 7нче шәһәр хастаханәсендә вакцинанация узарга була.