Зур дәрәҗәләргә ирешеп тә – кече булып калган. Танылган шагыйрь Ренат Харисның әлеге шигырь юллары – беренче төзүче, Түбән Каманың мактаулы гражданины Хәмәтхәсән Хәлиуллинга бик тә туры килә. Исән булса быел аңа 85 яшь тулган булыр иде. Беренче төзүче безнең арабыздан узган елны китә. Бүген аны шәһәр музеенда искә алдылар.
Мансур Шәрәфетдинов – беренче төзүче Хәмәтхәсән Хәлиуллинның туганы. Түбән Каманың төзелеше башында торган легендар шәхес белән аны – түгәрәк табынар, җылы гаилә бәйрәмнәре бәйли.
Хәмәтхәсән Хәлиуллин Түбән Камадагы төзелеш өлкәсенең ветераны, ТР атказанган төзүчесе, шәһәрнең хөрмәтле гражданины. Авылда туып үскән гади малай – ташчы бригадир буларак таныла. Нәтиҗәдә Хәмәтхәсән Хәлиуллинга Түбән Камада сафка бастырылучы иң мөһим объектларны ышанып тапшыралар.
Төзүче, бригадир буларак- эшчеләренә карата мәрхәмәтле була. Алдынгыларга – фатирлар бирү мәсьәләсен тизәйтә. Эчкечеләрне дә туры юлга бастыра. Архитектор проектында кимчелек сизсә, эшне туктатып тора.
Эшчәнлеге өчен аны Ленин һәм Кызыл байрак Хезмәт ордены һәм башка күпсанлы дәрәҗәләр белән бүләклиләр. Хәмәтхәсән Хәлиуллинны искә алу кичәсен шәһәр музеенда оештырылар. Хәмәтхәсән Гыйзәтулла улы безнең арадан узган елны китә. 24нче октябрьдә аңа 85 яшь тулган булыр иде.
Р. Сибатова, Р. Рәкыйпов НТР Яңалыклары