Актанышның Батыр спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында муниципаль район башлыгы призына татарча көрәш ярышлары тәмамланды. Җиңүчеләр Татарстанның Беренче президенты, якташлары Минтимер Шәймиев кубогына республика күләмендәге турнирда катнашу хокукын яулады.
Ярышта 22 мәктәптән 89 яшь көрәшче бил алышты. Батырлар 16 үлчәү категориясендә ачыкланды. Призлы урыннарны алучыларга район башлыгы Энгель Фәттахов Мактау кәгазьләре, медальләр, акчалата бүләкләр тапшырды.
Мәктәп командалары арасында да нәтиҗәләр ясалды. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Актанышның беренче мәктәбе беренче, Пучы мәктәбе икенче, Актаныш технологик техникумы 3 урыннарда. Төп мәктәпләр арасында Татар Ямалысы көрәшчеләренә тиңнәр табылмады.
Яңа Әлем, Богады мәктәбе командалары да призлы урыннарга чыкты. Үз үлчәмнәрендә җиңеп чыккан батырлар апрель ахырында республиканың беренче президенты Минтимер Шәймиев кубогы ярышларында катнашу хокукына ия булды.
Ләйсән Газизова, Актаныш муниципаль районы мәгълүмат үзәге.