Шәхси транспорт өчен мәҗбүри техник тикшерү гамәлдән чыкты
РФ Президенты Владимир Путин шәхси максатларда кулланыла торган җиңел автомобильләргә һәм мототранспорт чараларына даими рәвештә техник карау үткәрүне гамәлдән чыгару турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Бу процедура гражданнарның үзләренеке булган һәм бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә файдаланыла торган җиңел автомобильләр һәм мотоцикллар өчен мәҗбүри булудан туктаячак.
Шул ук вакытта даими рәвештә техник карау такси һәм башка транспорт хуҗаларына, шулай ук хезмәт максатларында кулланыла торган шәхси автотранспортка узарга туры киләчәк.
Дүрт елдан артыграк кулланылышта булган автомобиль һәм мотоциклларны сатканда һәм теркәгәндә, шулай ук машинаның конструкциясе үзгәргәндә дә техник карау кирәк була.