30 елдан артык сәламәтлек өлкәсендә хезмәт итә Лилия Сибгатуллина. Шуның 20 елын Апас үзәк хастаханәсенең балалар консультациясендә участок шәфкать туташы булып эшли. Шәфкатьле шәфкать иясе – ул.
Лилия Сибгатуллина Буа медицина училищесын тәмамлагач Югары Ындырчы авылына фельдшер итеп билгеләнә.
Соңрак хезмәт юлын район үзәк хастаханәсендә дәвам итә. Быел аның биредә балалар, яшүсмерләр белән эшли башлавына 20 ел.
Лилия Сибгатуллина — олы йөрәкле, изге күңелле, үз һөнәренә җаваплы карап, аны намус белән үтәүче шәфкать иясе. Яшүсмер егетләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә дә зур өлеш кертә ул.
Бүгенге көндә аның карамагында районның 10 авылыннан 810 бала исәпләнә. Нәни пацентлары белән даими аралашып, киңәшләрен биреп тора. Мәрхәмәтле йөрәге аша һәркем күңелендә хөрмәт хисләре уята.
Лилия Фәһим кызы — Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хаты, күп кенә мактау грамоталары иясе. Ул гаиләсендә яраткан әни, дәү әни булса, ә хезмәтендә халкының ышанычын, үз һөнәри осталыгы, тырышлыгы белән яулаган хөрмәтле шәхес.
Гөлназ Вәлиева, Гадил Галеев, Ләлә Зәйнуллина. Татарстан яңалыклары, Апас районы.