Безнең татар җырсыз-моңсыз яши алмый. Дөрес, сәхнәгә чыгып җырлаучылар күпкә китә башлагач, аның асылына, сыйфатына да зыян килә дибез. Яңа җыр дигән сүз дә безне сагайтырга өйрәтте. Әмма татар моңын нигез итеп алган яңа татар җырының офыгы киң булуын раслаучы бәйгеләребез дә бар, шөкер.
Шундыйларның берсе-Рәшит Ваhапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан үткәрелүче “Яңа татар җыры” конкурсы. Без бүген шушы конкурсның быелгысы турында фонд җитәкчесе, Татарстанның hәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов белән сөйләшергә булдык.