Бүген 5 нче октябрь — Укытучылар көне! Бүген барлык укытучыларның, мөгаллимнәрнең һәм укыту юнәлешендә эшләгән хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Бу көннәрдә Мәскәүдә өченче бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре һәм остазлары форумы үтә. Тататсраннан биредә 70 укытучы катнаша.Аларны Россия президенты Владимир Путин, Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов та быелгы еллык юлламасында милли мәгариф мәсьәләләренә аерым тукталды. Барлык укытучыларны Татарстаннның мәгариф һәм фән минитсры Илсур Һадиуллин да котлады.