2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан «Казан утлары» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре һәм мәктәп укучылары арасында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» әдәби бәйгесен игълан иткән иде. Шушы көннәрдә җиңүчеләрнең исеме билгеле булды.
Игьлан ителгәндә үк катнашучыларны «Повесть» һәм «Хикәя» номинацияләрендә урын алган иң яхшы әсәрләр – журналда, «Шигырь» номинациясенә килгән әсәрләр журнал сайтында дөнья күрәчәк дип ымсындлырып, кызыксындырып куйганнар иде. Мөхәррир билгеләп үтүенчә вәгъдә иман. Бәйгедә урын алган һәр әсәр белән Казан утлары журналы укучылары таныша ала. Ә укучылары күп журналның. Язылып һәм ара-тирә кереп укучылары белән санасаң 80 меңгә җитә. Алар арасында Укытучыма мәдхия шигыре язып беренче урын алган Назлыгөл Гайнетдинова да бар. Һәркем өчен укытучы дигәч иң кадерлесе, гомергә күңелгә уелып калганы килеп баса. Хәзерге буын башка. Алар «Телимме мин укытучы булырга?» дип сорау куя?
Аяз Батталов 10 яшь катнашучы. Үзе язган әлеге шигыре өчен аңа кызыксындыру бүләге бирелде. Ә әнисе танылган шагыйрә Гөлүсә Батталованы Чыра исемле хикәясе икенче урында.
Күбесенчә беренче укытучыга багышланган әсәрләр генә җибәрерләрдип шикләнгән идек. Шик-шөбһәләр акланмады дип уртаклашты оештыручылар Бәйгедә катнашучылар укытучы һөнәрен төрле яктан ачкан. беренче урын бирелгән Аксубай районы Яңа Дума авылыннан Әлфирә Галиева «Сары атым алтын нукталы» повестендә Бикә , Илгизәр , Миңсылу язмышлары аша мәңгеләк мәхәббәтне тасвирлый.
Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды исеменнән чыгыш ясаган Нурия Хашимова катнашучыларга иҗат уңышлары теләде.
Бәйге белән берочтан Казан утларында эшләүче Лилия Гатауллина, Алмаз Хәмзинның юбилейлары билгеләп үтелде.
Бер елга якын дәвам иткән иҗат бәйгес татар әдәбиятын әйдәп баручы язучылар куәсен дә раслады, әйтик хикәя язуда Ркаил Зәйдулла –беренче. Шулай ук яңа исемнәр дә ачты. Журналист Гөлинә Гыймадова –Хисеметдинова чәчмә әсәрләр яза башлаган. Бүләкләрне өләшеп бетергән мәлдә Марат Әхмәтов бик кызыклы тәкъдим кертте. Иҗат ителгән әсәрләрнең прототипларын, ягъни әсәр язуга этәүче каһарманнарны чакырып очрашу үткәрү.Үзләре турындагы әсәрләрне кулларына тапшыру мизгелләре бик тәэсирле булыр иде.
Мөршидә Җиһан , Ирек Хәмидуллигн Татарстан яңалыклары.