Казанда «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы — 2024» Бөтенроссия конкурсының финал өлеше башланды. Конкурска илнең 79 төбәгеннән 112 туган тел һәм әдәбият укытучысы килде.
Татарстан Республикасын Казан шәһәре 19 нчы гимназиянең татар теле укытучысы Ләйлә Гарифҗанова һәм 346 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова тәкъдим итте.
Конкурсның максаты — иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучыларының инновацион педагогик тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, укытучыларга ярдәм итү һәм бүләкләү.
Укытучыларыбызга тел ачкычлары, матур уңышлар, күркәм җиңүләр телибез!
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков Татарстан яңалыклары