2023 нче ел – укытучы һәм остаз елы. Бу уңайдан Апас районы мәдәният йортында зур уңышларга ирешкән, җиңүләр яулаган мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде.
Укытучы дөньяны танырга, акны карадан, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Бу чара Россиякүләм бәйгеләрнең район этабында һөнәри осталыкларын күрсәтеп җиңүгә ирешкән мәгариф хезмәткәрләрен зурлауны үз эченә алды.
Сәхнәгә бер-бер артлы хөрмәтле мөгаллимнәр күтәрелде. Иң элек түргә “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре ияләре чакырылды.
Әлеге чарада шулай ук социаль партнерлыкны үстерүдә, профсоюзда актив эшчәнлек алып баручыларны, гаилә династияләрен да хөрмәтләделәр. Аларның гомуми педагогик хезмәт стажлары 200-300 елга якын.
Ике кешегә бер һөнәр! Районда ире дә, хатыны да бер үк һөнәр сайлап, шуңа гомере буе тугры калып эшләүче гаиләләр бар. Йомралы авылыннан Радик һәм Гөлнара Галимҗановлар гаиләсе шундыйлардан.
“Ел укытучысы – 2023”, “Ел тәрбиячесе” өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурслары җиңүчеләре, номинантлары бүләкләнде.
Тантаналы чара иҗади чыгышлар белән үрелеп барды . Алар бәйрәмгә тагын ямь өстәде.
Динә Нәҗметдинова, Гөлназ Вәлиева, Гадел Галиев, Татарстан Яңалыклары.