«Серле Кыш Бабай» Бөтенроссия акциясе башланды. Яңа елны каршылауда ил халкын якынайтуга юнәлдерелгән чарада 2021 елның 10 гыйнварына кадәр катнашырга була.
тайныйдедмороз.рф
Теркәлү тайныйдедмороз.рф сайтында бара. Акция катнашучы Яңа ел белән котлыйсы кешесенең элемтә өчен мәгълүматын ала. Бүләкләр алмашу онлайн, офлайн форматларда бара. Теләгән төбәген яисә илне сайлап, катнашу географиясен катнашучылар үзләре билгели ала. «Серле Кыш Бабай» акциясе Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары ярдәме белән үткәрелә.