Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин республикада мобилизация игълан ителү турында приказ чыгарды. Татарстан Республикасы хәрби комиссары Боерыгы җиде пункттан тора.
Беренчесендә “Хәрби комиссариатларыннан шәхси повесткалар алучы запастагы барлык офицерларга, прапорщикларга, мичманнарга, сержантларга, старшиналарга, солдатларга һәм матросларга күрсәтелгән көнгә һәм урынга килергә диелгән“. Әлеге документның тулы тексты “Ватаным Татарстан” газетасына сылтама белән барлык электрон гаммәви чара бастырып чыгарды.
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин Боерыкны “ Оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, барлык оешмаларда игълан итәргә һәм аңлатырга”-. дип тәмамлый.