Сентябрьдә Казанның тарихи үзәген үстерү концепциясенең финал варианты тәкъдим ителәчәк. Өченче этап кысаларында Казан шәһәре тарихи җирлегенең киңлек үсешенең ахыргы моделе формалаша. Эшләр якынча сентябрьдә тәмамланыр дип көтелә. Тиздән эшче төркем проектны республика президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәчәк.
Татарстан башкаласының үзәген үстерү концепциясе башкарма хакимият органнары өчен дә, проектлаучы-төзүчеләр өчен дә эш документы булачак. Концепциянең кайбер нормалары шәһәр үзәгендә активлыкны арттыруга, аның тарихи йөзен мәҗбүри саклаганда инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.