Сентябрьдә һава торышы климат нормасына якын булачак, дип фаразлый синоптиклар.
Уртача айлык температура 12 градус җылы булыр, дип көтелә. Ял көннәрендә термометр баганасы өскә күтәрелеп, көн җылынырга мөмкин. Шулай да әле артык җылы көннәрне көтәргә кирәкми. Әбиләр чуагына да иртәрәк.