Юл хәрәкәте Дәүләт иминлеге инспекциясе Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча эшне көчәйтә. Сентябрь башыннан республика юлларында 32 кешенең гомере өзелгән. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне таптату очраклары арткан. Профилактика максатларында трассаларда постлар көчәйтелә, ә шәһәр- районнарда рейдлар узачак. Транспортны исерек хәлдә һәм хокук таныклыгы булмаган килеш йөртүгә, каршы як полосага чыгуга, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуга һәм куркынычсызлык каешларын игътибарсыз калдыруга аерым игътибар бирелә.