Кыек күзлелектән котылу өчен аппаратны Казан укучысы уйлап тапкан. Тугызынчы сыйныф укучысы Глеб Смородинов сеңлесен дәвалау барышын җиңеләйтергә теләгән, ә нәтиҗәдә дәвалау күпкә җиңелрәк уза торган яңа җайланма барлыкка килгә. Яшь уйлап табучынының эше турында алдагы язмада.
Тәнәфес башлану белән Казан Федераль университетының IT-лицее остаханәсендә ул эшкә тотына. Глеб Смородинов бер ай дәвамында биредә үзенең барлык буш вакытын уздырган. Тугызынчы сыйныф укучысы кыек күзлелекне дәвалау өчен җайланма булдыру өстендә эшләгән.
Казан Федераль университетының IT-лицеена Глеб 7 нче сыйныфта керә. Гадәти мәктәп программасына гына сыешмаган. Ул әле музыка белән дә шөгыльләнергә өлгерә. Укытучылар баръяклап килгән егетнең уңышларын күзәтә.
Хәзер гитара — аның өчен хобби гына. Ә менә 7 яшьлек сеңлесе шул ук музыка мәктәбендә балалайкада уйнарга өйрәнә. Балачактан ук ул кыек күзлелектән интегә. Расланган методика буенча күнегүләргә тәкъдим ителгән бер сәгать урынына кайчакта көннәр буе шогыльләнергә туры килә.
Мондый дәвалауның сеңлесе һәм әнисе өчен газап булуын күреп, укучы мөстәкыйль рәвештә дәвалау процессын автоматлаштырырга ярдәм иткән җайланма уйлап тапкан.
Утлы тартмалардан — уйлап табылган заманча патентка кадәр. Август ахырында Глебның гаризасын хуплыйлар. Хәзер Роспатент серияле җитештерүне эшләтеп җибәрү мөмкинлеге барлыкка килсен өчен иганәчеләрне эзли.
Башта Глеб Казан Федераль университетының IT-лицеенда алган белемнәрне берләштереп, бары тик үз гаиләсенә ярдәм итү өчен генә җыйган. Сүз уңаеннан, сеңлесе белгечләр тикшергән җайланмада җәй буе әнисе ярдәменнән башка шөгыльләнә. Элек дәвалау артыннан үткәргән сәгатьләр чиксез булып тоелса, хәзер Смородиновлар гаиләсе — сәгатьләрне күзәтми, бары тик бергә үткәрелгән вакыт белән ләззәтләнә.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Ия Кислицына, Владимир Юрков, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.