Питрәчтә яшәүче бала Илья Мөхәммәтҗановка дәваланау һәм тернәкләнү курсын узу өчен ярдәм кирәк. Без аңа бергәләп булыша алабыз. Моның өчен 3343 номерына РД 100 сүзен җибәреп яки fond-rd.ru с айты аша акчалата ярдәм күрсәтергә мөмкин.
Әнә шулай Илья көн саен йөрергә өйрәнә. Әнисе, апасы, абыйсы да булышалар. Менә шулай итеп 8 ел вакыт узып та киткән. Аларның гаиләсендә дүрт бала, әтиләре малайда церебраль паралич диагнозын белгәч, аларны ташлап киткән. Гаилә моны бик авыр кичергән..
Илюшаның әтисе малайга өч ай булгач, әгәр син минем белән яшисең килсә, баланы инвалидлар йортына тапшырыйк диде. Үзенең киләчәктә гаиләгә булышып торачагына ышандырды.
Бу сүзләр Эльмира Мөхәммәтҗанованың тормышын астын-өскә китерә. Тик бирешергә ярамый — Илюша инде ундүрт катлаулы операция кичергән. Алда озак тернәкләнү, дарулар кирәк – ә бу күп балалы гаилә өчен зур чыгымнар белән бәйле.
Илюшага тернәкләндерү массажы ясарга кирәк. Ә массаж — бик кыйммәт тора. Комплекслы массаж өчен көн саен бер мең ярым ике мең сум түләргә кирәк.
Гаилә ярдәмгә мохтаҗ – өлкән балалары югары уку йортына укырга кергән. Кечесе балалар бакчасына йөри, ә Илюшага педагогларны өйләренә чакыралар.
Ґакча җитми. Кайчагында кычкырыа елыйсылар килә. Дарулар яки подгузник сатып алырга акча җитмәгән чаклар еш була.
Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә «Радость детства» хәйрия фонды ярдәм итә. 3343 номерына РД 100 сүзен җибәреп яки сайт аша булышырга мөмкин.
Валентина Васильева, Айрат Каюмов, Татарстан яңалыклары.