Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елының беренче яртыллыгы тәмамланып килә. Районнарда бу уңайдан һәрдаим эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр уза. Анда нинди сорауларга җавап эзләнә, кичекмәстән хәл ителәсе мәсьәләләр бармы? Бу хакта хәбәрчеләребез әзерләгән махсус репортаж.
Әлеге очрашуларның төп максаты балаларга кечкенәдән Габдулла Тукай әйткәнчә әткәм-әнкәмнең телен өйрәтү юлларын ачыклау. Аеруча нәтиҗәле алымнарны үрнәк итеп алу. Ә сандугачлар кунып кайда сайрый торган Сарман төбәгендә үрнәк эшләр җитәрлек.
Сарман районында 19 милләт вәкиле яши. Төрле милләт халыкларының гоерф-гадәтләрен район мәктәпләрендә укучы балалр да белеп үсә.
Җәлил бистәсендә гомумән туган якка, аның мәдәниятенә мөкиббән халык яши. Биредә кем генә юк: һөнәрчелекне үз итүчеләр , рәссамнар , үзешчән җырчылар- барысы да мәйданда.
Музыка мәктәбендә узган түгәрәк өстәлдә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап киләсе яртыелда үткәреләсе чаралар турында фикер алышты катнашучылар. Сарман укучылары арасында әдәбият һәм татар теле буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар аз түгел.
Күрсәткечләр һәр районда бер үк түгел, Мәсәлән төп халкын татарлар тәшкил иткән Тукай районының балалар бакчасында татар төркемнәре бары 35 процент кына. Ә ни өчен шулай дип урынлы сорау бирә Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Ә күрше Мөслим районында Васил Шәйхразиев Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин катнашында Бөтенроссия авыл Сабан туен оештыру комитеты утырышын уздырды.. 3 июльдә Мөслим XI Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын каршы алырга җыена .
Ләлә Зәйнуллина, Дмитрий Второв, Сергей Павлухин, Илдар Сафиуллин. Татарстан яңалыклары