Сарман районында мәктәп базасында беренче «Эко-Мәрхәммәт»лагеры ачылды. Анда махсус хәрби операция зонасында катнашучыарның балалары ял итә.
Бу хәйрия проектын Росприроднадзор район администрациясе белән берлектә оештырган. Лагерь алдыннан калдыкларны сортлау һәм эшкәртү принциплары турында дәрес узды.
Дәрес башында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор вәкилләре көнкүреш әйберләренең нинди материаллардан ясалганын сөйләделәр.
Аннары балалар уенда катнаштылар. Дәрес экологик эстафета белән тәмамланды, анда укучылар алган белемнәрен табигатькә сакчыл мөнәсәбәт белән ныгыта алдылар.