Форум белән беррәттән Казанда тарихта беренче мәртәбә Халыкара Фиджитал уеннары да башланды. Бу аерым төр — анда катнашучылар башта виртуаль мәйданчыкларда көчләрен тикшерә, ә аннан соң – әлеге спорт юнәлешләрендә үзләренең физик әзерләнүен күрсәтә.
Беренче виртуаль голны трибуналардан көчле алкышларга күмәләр Матч-тарихи. Бер үк мәйданда классик һәм киберспорт.
Онлайн, аннары оффлайн, ярышлар дүрт дисциплина буенча: футбол, баскетбол, Beatsaberi һәм дрон узышлары.
Реаль мәйдандагы карьерасын тәмамлаучы спортчылар өчен фиджитал уеннар – яңа мөмкинлеке. Һәм җиңү пьедесталынаа басырга этәргеч.
Али планнарын 2024-елга чынга ашырырга җыена . Ул вакыт Казанда “Киләчәк уеннарын” уздырыла. Фиджитал-ярышлар– спортчыларга осталыкларын арттырырга, оештыручыларга инфраструктураны камилләштерергә ярдәм итә.
Чынбарлык һәм виртуальлек арасындагы чикне бетерү өчен, Экспода махкус стадион корылган. Ә күрше павильонда диджиталскиллс зонасы. Рәсми утырышлар өчен дә заллар җиһазландырылган. Спорт һәм эшлекле чаралар өчен заманча интерактив мәйданчык.
Регина Сафиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.