Санкт-Питербургта Халыкара икътисадый форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация катнаша.Тарихта беренче тапкыр Казанда спорт, фән, технологияләр, мавыктыргыч классик һәм цифрлы спорт төрләре буенча яңа халыкара турнир уздырырга килешенде.
Октябрьдә Казанда халыкара төзелеш форумы уздырыла. Бу хакта килешүгә Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш министры Ирек Фәйзуллин,”Росатом» генераль директоры Алексей Лихачев кул куйды.
Төзелеш тармагы проблемалары, бурычлары турында да сөйләштеләр.
Форумда Россия Дәүләт Думасының төзелеш буенча комиссиясе утырышы узды. Комиссия рәисе Рөстәм Миңнеханов тармак үсешенең төп юнәлешләре, ярдәм итү чаралары турында сөйләде.
Газпромнефть белән килешүләр имзаланды. Робот техникасы буенча тармак компетенцияләр үзәген булдыру буенча Иннополис белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды.
«Бөек Идел юлы» халыкара туристик проектын гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу-комплекслы макро-территория, ул заманча шәһәр яны һәм төбәкара пассажирлар ташу белән тәэмин итүне күздз тота.